Актаныш мөслимәләре Яр Чаллы шәһәрендә оештырылган кичәгә бардылар..
12 февраль көнне Яр Чаллы шәһәренең Тәүбә мәчетендә хатын-кызларның актуаль проблемаларына багышланган “Ачык микрофон” исеме астында кичә уздырылды. Шул ук көнне Закамье абыстайларының отчет киңәшмәсе дә үтте. Бу күркәм чарага якын-тирә районнардан вәкилләр чакырылды. Алар арасында Актаныш мөслимәләре дә бар иде.
Чараны ачып җибәрүче һәм оештыручы Яр Чаллы мөслимәләр оешмасы җитәкчесе Римма Исхакый Ислам дине, телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калу турында мөһим чыгыш ясады. Төп чакырылучы кунаклар - Татарстан һәм Россия Федерациясе мөслимәләр берлеге җитәкчесе Наилә Җиһаншина, АНО “Добрый мир для всех” җитәкчесе Лирия Кусайманова.
Без, Актаныш мөслимәләре бу чарадан бик тәэсирләнеп кайттык. Күнелләребездә бер теләк, ул да булса, Ислам диненә, Аллаһка карата мәхәббәтне башкаларга риясыз тарату теләге. Бернинди каршылыкларга карамыйча, шушы кыска гына гомеребездә булдыра алганча тырышырга, үзебездән өлеш кертергә тиеш. Шушындый аралашулар, тәҗрибә уртаклашулар кирәк. Мондый очрашулар калебләрне куәтли, дәрт өсти. Үзебезнең мәчетләрдә эшлисе эшләр бик күп икән әле, дип нәтиҗә ясадык. (Илина Арсланова)