Актаныш мөслимәләре Яр Чаллы шәһәрендә оештырылган кичәгә бардылар..
Актаныш Мөслимәләр берлеге тарафыннан узган атнада зур чаралар оештырылды. 24-25 нче ноябрь көнне районыбызда хөрмәтле Сәйдә абыстай Аппакова килеп, халык белән очрашып, үзенең хикмәтле киңәшләре белән уртаклашты. Очрашу башта Актанышның "Яшьлек"мәдәни үзәгендә 14-16 яшьлек 130 укучы кыз бала белән оештырылып, кичке якта районыбыз хатын-кызларына вәгазь белән дәвам итте. Намаз укуның нечкәлекләре, ир-ат һәм хатын-кыз арасында мөгаләмә итү серләре турында сөйләнде. Чарада 150 дән артык хатын-кыз катнашты. Авыдашлар Сәйдә абыстай кебек шәхес белән җанлы аралашудан канәгать калдылар.
Сәфәрнең икенче көнендә Сәйдә абыстай Байсар авылы мәктәбендә "Әниләр бәйрәме"нең бизәге булып, кадерле әниләребез белән аралашты. Ә кичке якта беренче президентыбыз туган авылына юл тотып, Пучы авылы мәчетендә 30 дан артык мөслимә белән вәгазь кичәсе үткәрде.Өченче көнне Сәйдә абыстайны Әнәк авылында М.Ш.Шәймиев музее белән таныштырдык. Сәйдә Аппакова музей эшчшнлегенә соклануын, татар халкы өчен горурлануын белдерде. Пучы урта мәктәбендә балалар белән очрашу нур өстенә нур булды.
Сәйдә абыстай Аппакова килүе районыбыз өчен бик матур һәм әһәмиятле вакыйга булып күңелләрдә калды, һәркемдә кызыксыну уятты. Күренекле мөслимәбезнең тормыш юлы, әхлагы барыбызга да үрнәк булып хәтердә калыр. Очрашуны оештырган һәр авылдышыбызга Аллаһның рәхмәте һәм бәрәкәте булсын!