Балалар арасында рәсем бәйгесе узды.

2022 елның февраль аенда Актаныш мөхтәсибәте тарафыннан, Идел Буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышлап, балалар арасында рәсем бәйгесе игълан ителгән иде. Әлеге бәйгегә “Нурлы гәҗит” мөхәрриятенә алты рәсем кабул ителде. Иң яхшы рәсем дип 8 яшьлек Айзилә Бакированың иҗади эше табылды. Җитәкчесе -   балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Шәрипова Илсөяр Заһит кызы. Конкурста катнашкан балаларга истәлекле бүләкләр, ә җитәкчесенә рәхмәт хаты тапшырылды.

.