Актаныш Җәмигъ мәчетендә балалар өчен “Өмет” рухи-сәламәтләндерү лагере узды.

Матур җәй көннәрен күңелле итеп үткәрү өчен 15 еллап мәчетебез каршында балалар һәм яшүсмерләр өчен дин, тәрбия, сәламәтлек яллары үтә. Быел да Җәмигъ мәчете 30 дән артык ир балага һәм 60 ка якын кыз балага үз ишекләрен ачты. Быел әлеге лагерь “Өмет” рухи сәламәтләндерү лагере дип аталып башланып китте. Җәйге ялны оештыру, яшь мөселманнарның дингә ышанычын, Ислам кануннары буенча яшәү теләген арттыру, аларның әхлагын үстерү һәм Ислам дине турындагы белемнәрен тагын да киңәйтү максатын куя. Балаларга махсус программма буенча дәресләр бирелә, вәгазьләр сөйләнә. Гарәп хәрефләре, тәһарат, намаз тәртипләре өйрәтелә. Лагерь көн тәртибенә җәмәгать белән намаз уку, күңелле милли һәм спорт уеннары, мастер-класслар, квест-викториналар һәм 1 тапкыр кайнар ризык белән туклану да  кертелгән. Гомумән, кыска  гына вакытны файдалы һәм мавыктыргыч итеп уздыру өчен Актаныш мөхтәсибәте тарафыннан бөтен шартлар да тудырылган.