Актаныш мөхтәсибәтенең “Ихлас гамәл” мохтаҗларга ярдәм итү үзәге Рамазан гаете уңаеннан балаларга бәйрәм чарасы оештырды..

Актаныш мөхтәсибәтенең “Ихлас гамәл” мохтаҗларга ярдәм итү үзәге 2 майда Рамазан гаете уңаеннан мөселман гаиләләрдә яшәүче балаларга бәйрәм табыны әзерләде. Чара Актаныш Җәмигъ мәчетендә узды. Программада булган уеннар, кызыклы викторина, конкурслар бик ошады кечкенә мөслимәләребезгә. Мул гает табыны да бәйрәм ямен өстәде. Ә инде бүләк итеп тапшырылган күчтәнәчле каплар, балалар күңелендә мөселман бәйрәмнәренә тагын да зуррак мәхәббәт уятыр дип ышанабыз.

Бәяләмәләр:

Аллаһнын рэхмэте яусын  шушындый чараны уткэргэнегез очен, чакырганыгыз очен.. Бик соенеп кайткан, лагерьга да барам дие... Инде мэктэпнеке бн туры килмэсэ..бик зур рэхмэт кучтэнэчлэр гэ дэ.. Эшлэгэн изгелеклэрегез узегезгэ дэ мене белэн эйлэнеп кайтсын.

Оештыручыларга рэхмэт, чакыруыгызга рэхмэт! Кучтэнэчлэр бер пакет