Актаныш ЗАГСЫ бүлегендә "Гаилә мәктәбе"нең чираттагы дәресе узды.

13 майда Актаныш ЗАГСЫ бүлегендә "Гаилә мәктәбе"нең чираттагы дәресе узды. Җәмгыятебез үсешенең һәр чорында гаилә кыйммәтләрен олылау яшь буын вәкилләрендә гаилә институтына һәм туган милләтнең рухи мирасына хөрмәт тәрбияләүдә зур роль уйный. Инде 10 ел эшләп килгән Гаилә мәктәбенең чираттагы очрашуында районыбыз имам-мөхтәсибе  Руслан хәзрәт Мортазин, өлкән психолог Фәһимә Зиннур кызы Шәйгәрданова һәм Актаныш 1нче урта мәктәбенең 9нчы сыйныф укучылары катнашты.