25 апрельда "Батыр" спорткомплексында районкүләм ифтар узды.

25 апрельда "Батыр" спорткомплексында районкүләм ифтар узды. Соңгы елларда районыбызда ифтар мәҗлесе зурлап үткәрелә. Җәмәгать белән авыз ачуга килгән 450 кардәшебез әти-әни хакы, әти-әни фатихасының кыйммәте турында үтемле вәгазьләр тыңлады.
Ифтарга килгән райондашлар авыз ачканнан соң җәмәгать белән намазга басты. Аннан соң шәхси эшмәкәр "Гәрәева" оешмасы пешекчеләре тәмле итеп әзерләгән ризыклар белән ифтар кылды.
Руслан хәзрәт Мортазин мондый күңелле, тәрбияви мәҗлес оештыруда зур ярдәм күрсәткән район башлыгы Энгель Нәвап улына рәхмәтен белдерде.