Чираттагы вәгазь кичәсе узды

24 март көнне Актаныш Җәмигъ мәчетендә чираттагы вәгазь кичәсе узды. Кәүсәрия ханым Заһретдинова әзерләгән чыгыш Аллаһ Раббыбызны ярату, Аны һәрчак күңелебездә йөртү, зикер итү, пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм сөннәте буенча яшәргә омтылу, шәгъбан ае фазыйләте, Рамазан аена әзерләнү турында булды. Кичә җәмәгать белән ихлас дога кылу белән тәмамланды.

Исегезгә төшерәбез, мондый вәгазь кичәләре 2018 елдан Җәмигъ мәчетебездә мөслимәләр тарафыннан үткәрелә. Пандемия вакытында тукталып торып, февраль аенда Ләйсән ханым Кадыйрова әзерләгән “Шәгъбан ае фазыйләтләре”  вәгазе белән янәдән дәвам итте.