Язгы каникуллар вакытында балалар өчен дини түгәрәкләр оештырылды

Районыбыз мәчетләрендә язгы каникуллар вакытында балалар өчен дини түгәрәкләр оештырылды. Актаныш, Яңы Кормаш, Чуракай, Иске Айман авылларында барлыгы 60ка якын бала гыйлемнәрен арттырды. ТР диния нәзарәте әзерләгән  программа буенча фикһ, гакыйдә, сира һәм әхлак дәресләре узды. Викторина, конкурс һәм уеннар оештырылды.