Дини укулар оештырылды

   30 октябрьдән алып 6 ноябрь кадәр  районыбызның Җәмигъ мәчетендә  ир балалар өчен дини укулар оештырылды. Анда 10 бала  катнашты.

    Уку-укыту мәчеттә кабул ителгән программа тарафыннан алып барылды. Ә дәресләргә килгәндә, шәкертләр өчен быел да фикх (гыйбадәт), иман (гакыйдә), Коръән уку нигезләре, әдәп-әхлак, Ислам тарихы, Пәйгамбәребез тормышы, гарәп теле фәннәрен өйрәнделәр. Укуларны Иркен абый һәм  Рөстәм хәзрәт алып барды.