Җәмигъ мәчетендә тәүге тапкыр «Татарча диктант» яздылар.

Сәфәр аеның 20-нче көнендә, Актаныш Җәмигъ мәчетендә татар телендә грамоталылыкны тикшерү буенча «Татарча диктант» белем бирү акциясе уздырылды. Дин гыйлеме бирүче мөгаллимәләр һәм аларның шәкертләре – барлыгы 50-ләп кеше татар телендә диктант язуда үзләрен сынап карады.