Мамадыш мәдрәсәсендә җыелыш

   14 октябрь көнне Мамадыш мәдрәсәсендә җыелыш узды. Анда 9 казыятьнең казыйлары, Төньяк Көнчыгыш казыяте мөхтәсибләре, Мамадыш районы имамнары, мәдрәсә мөгәллимнәре һәм шәкертләр катнашты. Очрашуда Татарстан Республикасы баш казые Җәлил хәзрәтнең, казыйларның, мөхтәсибләрнең чыгышлары тыңланды.

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның мөхтәсибләр белән эшләү буенча киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәров имамнарга мөфти Камил хәзрәт исеменнән шәһәдатнамә тапшырды.