Әгерҗе мөхтәсибәтендә Мөхлисә Бубины зурлап искә алдылар

       Бүген, сәфәр аеның 6-нчы көнендә, Әгерҗе мөхтәсибәте Иж-Буби авылында күренекле мәгърифәтче, педагог, казыя Мөхлисә Бубыйның тууына 150 ел тулу уңаеннан «Мөхлисә Буби — милләтебезнең якты йолдызы» дип исемләнгән төбәкара фәнни конференция узды. Фәнни җыен эшендә дин әһелләре, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре катнашты. Өйлә намазына кадәр алар  кунаклар, иң беренче эш итеп, борынгы сәүдәгәр Габдулла Гобәйдуллинның кунак йортында урнашкан Иж-Буби авыл тарихы музее белән танышты. Әлеге музейда әлеге җирлек белән бәйле мөхтәрәм шәхесләр, аеруча Габдулла Буби, Мөхлисә Буби, Гобәйдулла Буби шәхесләре белән бәйле мирас ядкарьләрен, истәлекләрне, хатларны, әлеге авыл мәдрәсәсендә укытылган иске китапларны карады. Алга таба сәяхәт шушы ук авыл уртасында урнашкан, 1907-нче елда төзелгән күренекле мәгърифәтчеләр Гобәйдулла, Мөхлисә һәм Габдулла Нигъмәтуллин-Бубиларның торак йортына оештырылды. Әлеге йорт янәшәсендә Иж-Буби кызлар мәдрәсәсе нигезе тамгалар белән билгеләп куелган. Мәдрәсәнең бинасы безнең көнгәчә сакланып калмаса да, тарихи мәгълүматлар буенча биредә Мөхлисә, Хөснефатыйма, Нәсимә, Бәдрелбанат Бубыйларның укытуы мәгълүм. Килгән кунаклар өчен киләсе очрашу — тарихи мирас һәйкәле саналган, 1895-нче елда төзелгән мәчет бинасына бару белән дәвам итте. Әлеге агач бина үзенең күркәм архитектурасы, матурлыгы, зурлыгы, зәвыгы, яхшы саклануы белән сокландыра. Дин эшлеклеләре тарафыннан биредә кичекмәстән төзекләндерү эшләре алып бару кирәклеге әйтелде. Аннары кунаклар Иж-Буби авылы зиратына юл тотты. Биредә татар дини мәгарифе тарихында тирән эз калдырган шәхесләр җирләнгән: мәгърифәтчеләр Гобәйдулла, Мөхлисә һәм Габдулла Нигъмәтуллин-Бубиларның аналары Иманкол кызы Бәдрелбанат абыстай; педагог, дин һәм җәмәгать эшлеклесе, татар халкының күренекле мәгърифәтчесе, фәлсәфәче, дәреслекләр авторы, Иж-Буби мәдрәсәсе җитәкчеләренең һәм мөгаллимнәренең берсе Габдулла Габделгалләм улы Нигъмәтуллин-Буби, авылның зур сәүдәгәре, үз хисабына мәчет салдырган һәм Иж-Буби ирләр мәдрәсәсен матди яктан тулысынча тәэмин итеп торган иганәче Мөхәммәтҗан хаҗи Әхмәтҗанов. ТР мөселман Диния нәзарәтеннән һәм мөхтәсибәтләр килгән дин әһелләре — мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, мөфтинең мәгариф буенча урынбасары, РИИ ректоры Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин, мөфтинең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәров, нәзарәтнең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин һ.б. дин эшлеклеләре биредәге зиратта соңгы сыену урынын тапкан зыялылар рухына дога кылды. 
 
     Авыл мәчетендә өйлә намазы укылганнан соң конференциядә катнашучылар мәдәният йортына узды. Мөхлисә Нигъмәтуллина-Бубиның 150-еллыгы уңаеннан төбәкара конференцияне мөфти урынбасары Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин алып барды. Ул 1917-нче елгы революциягә кадәр татар дини мәгариф тарихында зур урын тоткан мәдрәләрне татар университетлары дип бәяләде. «Иж-Бубыйдагы кебек авыл мәдрәсәләре, мәгариф учаклары — динебезне, телебезне, мәдәниятебезне саклап калуда зур урын тотканнар, шуңа да әлеге җирлектән чыккан мәгърифәтчеләрне искә алуыбыз бик тә мөһим. Без бер сәгать дәвамында никадәр тарихи һәйкәлләрне карап чыктык. Һикшиксез, аларның барысын да торгызып, Иж-Буби авылын татар халкының милли-мәдәни традицияләрен саклаган бер зур үзәккә әйләндерергә кирәк», — дип билгеләп үтте Рәфикъ хәзрәт.
Алга таба кунакларны Әгерҗе муниципаль районы башлыгы Валерий Макаров, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров сәламләде. «Тарихны барлау бүгенге көндә бик мөһим. Татар халкы динле, китаплы халык. Киләчәктә дә шушы сыйфатларны сакларга һәм киләчәк буыннарга тапшырырга язсын», — дип теләде алар.
Алга таба конференция рухи мирасны саклау һәм өйрәнүнең актуаль мәсьәләләре хакындагы чыгышлар белән дәвам итте. «Татарстан Диния нәзарәтенең татар халкының дини-рухи мирасын өйрәнү буенча зур көч куя. Нәзарәт каршында «Хозур» нәшрият йорты эшләп килә, рухи кыйммәтләрне халыкка җиткерү, тарату буенча зур эш алып барыла. Беренче мөселман телевидениесе «Хозур ТВ»да милли мирасыбыз хакында тапшырулар күп. Киләчәктә бездән мәгърифәтче Бубилар нәселе калдырган мирасны барлау буенча эшебезне көчәйтү, әлеге нәсел вәкилләренең дини мәгариф тарихын үстерүгә керткән өлешләрен яхшылап өйрәнү һәм киләчәк буыннарга шушы байлыкны түкми-чәчми җиткерү таләп ителә. Мөхлисә Буби — татар халкына, үз милләтенә тугрылыгы, гореф-гадәтләрне саклауга, яшь буынны тәрбияләүгә җаваплы мөнәсәбәте, рухи камиллеге белән татар-мөселман дөньясында һәр чор өчен үрнәк шәхес» — дип мөрәҗәгать итте Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин һәм Татарстан мөфтие исеменнән Әгерҗе районының элекке имам-мөхтәсибе Азат хәзрәт Гатинга нәзарәт медален тапшырды, конференцияне уздыруга зур ярдәм күрсәткәне өчен Әгерҗе муниципаль районы башлыгы Валерий Макаровка, районда ислам динен куәтләүдә зур өлеш керткән фидакарь затлар – “Бубилар мирасы” оешмасы җитәкчесе Искәндәр Җиһангәрәевка, Әгерҗе шәһәре “Нур” мәчете мөгаллимәсе Дилә Абдуллинага, “Нур” мәчете тәгълим  үзәген җитәкләп озак еллар хезмәт куйган мөгаллимә Рәмзия Трейдинага, Иж-Буби авылы имам-хатыйбы Котдүс Сәләхиевка, тарих фәннәре кандидаты Альта Мәхмүтовага  рәхмәт хатлары тапшырды.
       Рәсми сәламләү сүзләрен шулай ук ТР Дәүләт Советы депутаты, шагыйрь, Мөхлисә Буби хакында пьеса язган мөхтәрәм шәхес Ркаил Зәйдулла, ТР Милли музее генераль директоры, тарих фәннәре докторы Гөлчәчәк Нәҗипова, Болгар ислам академиясе проректоры Айнур Тимерханов, Киров өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Зөфәр хәзрәт Галиуллин, Чувашия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мансур хәзрәт Хәйбуллов, Мөхлисә Бубиның кызы Наҗиянең нәсел дәвамчысы Рәфит Әхмәтшин, “Бубилар мирасы” җирле иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Искәндәр Җиһангәрәев җиткерде.
Татар-мөселман дөньясында зур урын тоткан Мөхлисә Бубиның тормыш юлын, эшчәнлеге, хезмәтләрен өйрәнү буенча тарих фәннәре кандидатлары Альта Мәхмүтова, Тәэминә Биктимерова, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков, филология фәннәре кандидатлары Резеда Сафиуллина, Илһам Фәттахов һ.б. сөйләде.
           Конференция ахырында резолюция кабул ителде. Әлеге документта Иж-Буби авылында мемориаль музей тыюлыгы, мәдәни-агарту үзәге һәм музей комплексының перспектив планын эшләү, яшь буынны тәрбияләүдә татар халкының этно-мәдәни үзенчәлеген саклауда, рухи-әхлакый кыйммәтләрне тапшыруда Мөхлисә Бубиның эшчәнлек үрнәгеннән киңрәк файдалану, Иж-Буби авылын республика туристик маршрутына кертү һ.б. буенча тәкъдимнәр бар.

       Конференцияне Татарстан мөфтияте, Әгерҗе мөхтәсибәте һәм Бөтендөнья татар конгрессы берлектә оештырды.