Казанда VII Мөселман мәгариф оешмалары мөгаллимнәре форумы узды

 24-25 сентябрь көннәрендә Казанда VII Мөселман мәгариф оешмалары мөгаллимнәре форумы узды. Әлеге чара Татарстан мөфтияте тарафыннан 2011 елдан бирле үткәрелә. Форум эшендә мәчет каршындагы курсларда белем бирүче өчйөзгә якын мөгаллим катнашты. Алар өчен мөселман мәгарифенең башлангыч сегментында мөгаллимлек эшчәнлеген камилләштерү буенча лекцияләр һәм мастер-класслар узды. Спикерлар буларак ТР мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре, Болгар ислам академиясе, Әл-Әзһәр университеты һәм республика мөселман уку йортлары мөгаллимнәре, имам-мөхтәсибләр, казыйлар чыгыш ясады. Лекцияләр башлангыч дини белеем бирү, гарәп теле һәм әхлак дәресләрен укыту үзенчәлекләре, җәйге чорда мәчетләр базасында балаларга белеем һәм тәрбия бирүне оештыру мәсьәләләре, мәктәпкәчә аудиториядә укыту методиклары һ.б. темаларга алып барылды.

Әлеге чарада Актаныш район үзәге мәчетләрендә укытучы мөслимәләр дә катнашты.